<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>12</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 Һәркем сусаучы - кил монда һәм эч,
 Тере сулар аккан чишмәдән,
 Аллага ышансаң Аны яратсан,
 Бөтен тормышыңны Ул яңартыр.

[C1]
   /// Аллилуя! Дан Сиңа, мактау, ///
   Аллилуя! Сиңа Гайсә мактау.

[V2]
 Әгәр талчыксан, арысаң барганда,
 Ул ярдәм итәр тормыш юлыңда.
 Йөгеңне алыр, яңа көч бирер,
 Бар кайгыңда ярдәмче Ул булыр.

[V3]
 Аннан ут сора һәм бирер сиңа,
 Шатланып басып алга барырсың.
 Ышан гел Аңа, таян гел Аңа,
 Һәм бөтен тормышыңны ул яңартыр.

[V4]
 Аңа бирелгән Ул юлны үтте
 Артыннан, хәзер, син бар юлыннан.
 Һәркемне өнди; Патшалык - вәгъдә
 Нык тор юлыңда, эзеннән Аның син бар.</lyrics>
<title>Һәркем сусаучы - кил монда һәм эч</title>
</song>